Бөгелмә муниципаль районы Спас авыл җирлегенең Ефановка авылы үзенең 195 еллыгын билгеләп үтте.
Бәйрәм программасы авыл клубы территориясендә башланды, анда Россия дәүләт тарихи архивыннан (Санкт-Петербург шәһәре) тарихи материаллар, шулай ук Луневлар (ике тармак) һәм Пеньковлар гаиләләренең шәҗәрәләре тәкъдим ителде. Клуб фойесында «Крестьян көнкүреше әйберләре» фотозонасы, «Йөзләрдәге тарих» фотокүргәзмәсенең берничә стенды урнашкан, шуларның берсе Ефановка башлангыч мәктәбенә һәм күп кенә авыл халкы өчен беренче укытучы Нина Васильевна Луневага багышланган иде.