Бөгелмәнең бер ишегалдында 21 июльдә балалар өчен архитектурага багышланган мастер-класслар һәм уеннар узачак.
Архитектор-шәһәр төзүчеләр макетлау буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр: профессионаллар кебек үк, пенополистиролдан макетлар ясарга өйрәтәчәкләр. Һәр бала ишегалды өчен үз сәнгать объектын булдыра һәм үзен яшь архитектор ролендә хис итә алачак.
Яшь бөгелмәлеләрне 21 июльдә 14:00 сәгатьтә Сәйдәшев урамы, 40 йорт ишегалдында көтәбез.