Прокуратура аңлатып бирә: мөлкәтне конфискацияләү буенча законга үзгәрешләр кертелде

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

2023 елның 24 июненнән 13.06.2023 елгы 214-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ ҖК 104.1 маддәсенә үзгәрешләр кертелде (мөлкәтне конфискацияләү).

Хәзер компьютер мәгълүматлары өлкәсендәге кайбер җинаятьләр өчен милекне конфискацияләү каралган. Әйтик, зарарлы компьютер программаларын булдыру, куллану һәм тарату; РФ критик мәгълүмати инфраструктурасына законсыз йогынты ясау; компьютер мәгълүматларына законсыз керү; компьютер мәгълүматларын һәм мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен саклау, эшкәртү яки тапшыру чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне конфискацияли алачаклар, дип хәбәр итә прокурор ярдәмчесе Р.Р. Таҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International