Бөгелмәдә беренче тапкыр муниципаль архив үз ишекләрен ачачак

2023 елның 21 июле, җомга

Бөгелмәдә "Архивларны капиталь ремонтлау" программасы буенча бина ремонтланачак, анда беренче тапкыр муниципаль архив үз ишекләрен ачачак.

Ремонтка республика бюджетыннан 8,9 млн сум акча юнәлтелгән. Бүгенге көндә эшләр 98% ка башкарылган. Ачылу август аена планлаштырыла.

Быел Бөгелмә районында барлыгы 21 юнәлеш буенча 92 социаль әһәмиятле объект төзеләчәк һәм ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International