Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркындагы Хәтер мемориалы янында ДНРда һәлак булган балаларны искә алу өчен хакимият вәкилләре, иҗтимагый оешма, яшьләр оешмалары әгъзалары, мәктәп укучылары, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар җыелды.
2022 елда ДНР башлыгы указы белән Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне гамәлгә куелды. Бүген шәмнәр кабызырга, ак чәчәкләр куерга, шарлар һәм кәгазь кораблар җибәрергә, Донбассның вакытсыз киткән һәр баласын искә алырга мөмкин.