Бөгелмәнең бала тудыру йортында хәрби хезмәткәрнең хатынын һәм баласын өйләренә озату татнанасы булды. 24 июльдә яшь әни, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Виктория София исемле кыз балап тапты. Аның ире Руслан махсус хәрби операция зонасында. Бу инде гаиләдә өченче бала. Әниләрен һәм кечкенә сеңлеләрен Софиянең өлкән абыйлары, туганнары һәм якыннары каршы алды.
Социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова әнине кызлары тууы белән котлады, җитәкче чәчәк бәйләме, яңа туган бала өчен традицион җыелма һәм акчалата сертификат тапшырды.