Бөгелмәдә аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе старт алды. Акция кысаларында мәктәп кирәк-яракларын сатып алу өчен акча җыю планлаштырыла.
Мохтаҗ балаларга хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына телефон номеры буенча акча күчерә ала: 8-939-736-14-61 (Нурислам хәзрәт), «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» билгесе белән. Аллаһы Тәгалә сезгә яхшылык бирсен! Белешмәләр өчен телефон: 8-939-736-14-61.