12 август көнне 16.00 сәгатьтә Яшьләр сарае мәйданында «СВОи» тематик кичәсе узачак. Яшь бөгелмәлеләр махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга сюрприз әзерләячәк. «Җиңүнең игелекле куллары» акциясе кысаларында, СВО зонасына юл тоткан автомобильләрдә балалар үзләренең төсле кул эзләрен калдырачак.
Моннан тыш, бәйрәм кунакларын конкурслар, челтәрләр һәм значоклар ясау буенча мастер-класслар, тир һәм, әлбәттә, сугышчыларга хатлар тапшыру һәм ярдәм җыю мөмкинлеге көтә.
Барыгызны да чакырабыз!