ТР Дәүләт Советы бинасы янында Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Тантанада Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм Бөгелмә районы мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кулбеда катнашты.
Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узды.