Олимпия чемпионы белән фитнес, витязьлар шоуы һәм "GAYAZOVS BROTHERS" төркеме чыгышы: Бөгелмәдә 30 августта Шәһәр көне билгеләп үтеләчәк

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

30 августта Бөгелмәдә республика көне, Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чаралары 11.00 сәгатьтә Ленин исемендәге үзәк мәйданда башлана. Биредә мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр, спорт һәм интеллектуаль уеннар оештырылачак.

Масштаблы бәйрәмнәр Россиянең «GAYAZOVS BROTHERS» музыкаль төркеме концерты һәм 21.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International