19 августта Бөгелмәнең "Гәүһәр" мәчетендә өмә узды. Ир-атлар мәчет территориясен тәртипкә китерделәр: коры чүп-чарны җыеп алдылар, мәчет территориясен чүп үләннәреннән чистарттылар, газонны кистеләр.
Хатын-кызлар мәчеттә генераль җыештыру үткәрде. Мәчеттә тузан сөрттеләр, тәрәзәләрне һәм ишекләрне, идәннәрне юдылар.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.