Бөгелмә районында һәлак булган сугышчы истәлегенә мемориаль такта ачылды

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә районы Кодаш авылында һәлак булган Рәмис Ильяс улы Каюмов истәлегенә мемориаль такта барлыкка килде. Аны авыл мәктәбе фасадына урнаштырдылар. Чарада геройның гаиләсе, якыннары һәм дуслары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.

Рәмис Каюмов Кодаш авылында туган. Монда ул үзенең балачагын һәм яшьлеген үткәрә. Туган авылында Рамис мәктәпне тәмамлый. 2022 елның 26 маенда Россия Федерациясенең дәүләт чиген ныгыту буенча дәүләт бурычын үтәү барышында һәлак була. Аңа 26 яшь иде. Батырлык һәм фидакарьлек өчен гвардия рядовое Рәмис Каюмов Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә.

"Рәмис туганнары һәм якыннары гына түгел, Бөгелмә районында яшәүче барлык халык хәтерендә мәңгегә калачак!, - дип аңлатма бирде район башлыгы Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International