Бөгелмә муниципаль районында, бөтен Россия буенча кебек үк, контракт буенча хәрби хезмәткәрләр җыю дәвам итә. Көн саен хәрби комиссариатка шәһәр һәм район халкы мөрәҗәгать итә. Контрактны имзалаганда һәркемгә югары акчалата тәэмин ителеш һәм хәрбиләр өчен тиешле барлык ташламалар бирелә. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләделәр.
Контракт төзегәндә хәрби хезмәткәр 195 мең сум күләмендә түләү ала. Татарстан Республикасында берьюлы тагын 305 мең сум акча гражданнарның өч категориясенә: чит шәһәр кешеләренә, элек мобилизацияләнгән һәм 2023 елның 31 августыннан соң контракт имзалаган хәрби хезмәткәрләргә бирелә.
Бөгелмә муниципаль районында тәүлек әйләнәсе телефон номеры эшли: 4-00-96, аның буенча хәрби комиссариат хезмәткәрләре Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтү өчен контракт төзергә теләүчеләр өчен кирәкле мәгълүмат бирә.