Бөгелмә районында бердәнбер блокадачыны Ленинградны азат итүнең 80 еллыгы белән котладылар

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Ленинград блокадачысы Раиса Дмитриевнага барып, аны төньяк башкаланың блокададан азат ителүенең 80 еллыгы белән котлады. Юбилей медале, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

"Халкыбызның ныклыгы легендар. Бу гади кешеләрнең язмыш тарихлары белән расланган. Бөгелмә кызы Раиса Борисовна Дмитриева шундыйлардан. Сәламәтлек һәм озын гомер телим!, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International