Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматлары буенча, 30 гыйнварда Бөгелмәдә болытлы һава торышы көтелә. Кар, дымлы кар, иртән һәм көндез урыны белән көчле кар. Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 6-11 м/с, урыны белән 15-16 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-9˚.Көндез һаваның максималь температурасы -1..-5˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, аерым участокларда кар басулары барлыкка килә.
Урамнарда һәм юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булыгыз. Урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары янында булудан сакланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
ТР буенча Россия ГТХМ ДУ ышаныч телефоны: 8(843) 227-46-96.
Телефон 64 ПЧ 11 ПСО ФПС ГПС ГУ Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе: 8(85594) 6-98-38.