Бөгелмә мөхтәсибәте мәчетләрендә Бөтендөнья "хиҗаб көне"нә багышланган чаралар узды. Оештыручылар яулык бәйләү буенча мастер-класслар, викториналар, конкурслар үткәрделәр.
Үзәк мәчеткә Бөгелмә аграр көллиятенең укытучылары һәм студентлары, шулай ук барлык теләүчеләр чакырылган иде.
Анда булган мөселман хатын-кызлары хиҗаб кию кирәклеге турында сөйләделәр һәм шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.