Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов хәбәр итте.
РФ Президентын сайлау көннәрендә Бөгелмәдә 46 сайлау участогы эшләячәк. Комиссиягә хәл итүче тавыш хокукы булган 450 әгъза җәлеп ителәчәк. Участок сайлау комиссияләре 6 мартта эшли башлый. Хәзер технологик җиһазлар, мәгълүмати материаллар комплектлаштырыла.
Бүген муниципаль район сайлау бюллетеньнәрен алды. Шәһәр һәм район буенча сайлаучылар саны 78 068 кеше тәшкил итә.