Бөгелмәнең яшьләр үзәгендә җәмәгать фикер алышулары узды. Очрашуның темасы - Ленин урамын төзекләндерү концепциясе булды. Бу проект белән Бөгелмә районы кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
Фикер алышуларда шәһәрнең актив кешеләре, яшьләр һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре, җирле архитекторлар һәм туган якны өйрәнүчеләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар катнашты.
Катнашучылар командаларга берләштеләр, Казан архитекторларына шәһәр территориясен яхшырту буенча үз вариантларын тәкъдим иттеләр. Халыкның барлык теләкләре проектка кертелгән. Мәсәлән, шәһәр халкын йөрү зоналары (Ленин урамы буенча бердәм маршрут), парковкалар, эскәмияләр, урналар, видеокамералар урнаштыру кызыксындырган.