Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге эш бирүчеләргә икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау кирәклеге турында искә төшерә

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ел саен 15 апрельгә кадәр барлык эш бирүчеләр (теләсә нинди оештыру-хокукый формадагы юридик затлар) җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча икътисадый эшчәнлекнең төп төрен расларга тиешлеген искәртә.

Әлеге процедура оешманың быел һөнәри куркыныч классын һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары тарифын билгеләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International