Бөгелмәдә җылыту сезоны тәмамланды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүгеннән, 22 апрельдән, Бөгелмәдә 2023-2024 елгы җылыту сезоны тәмамланды. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» дә Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Вячеслав Наумов хәбәр итте.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, торак йортларны җылытудан биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температурасы +8°дан югарырак булганнан соң сүндерә башлыйлар. Әмма бу процесс бер мизгелдә генә түгел: батареяләр тулысынча суынып беткәнче, берничә көн үтәргә мөмкин.

"Җылылык челтәрләрен сүндергәннән соң, Бөгелмә ПТСы киләсе көзге-кышкы чорга әзерләнү өчен ремонт һәм профилактика эшләрен башлаячак", - дип ассызыклады предприятие директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International