Синоптиклар фаразлавынча, 4 майда Бөгелмәдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән юеш кар һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем булчак. Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыш: төнлә 8-13, урыны белән 15-20 м/с; көндез 6-11, 15 м/с. Минималь температура төнлә, иртән 0..-5˚. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+8˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.