8 майда Бөгелмә шәһәренең “Чаңгы базасы” спорт-савыктыру комплексы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ел саен уздырыла торган җиңел атлетика йөгереше узачак.
Анда шәһәр һәм район мәктәпләре, урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар коллективлары катнаша.
Ярышларны ачу парады 10.00 сәгатьтә, узышу 10.20 сәгатьтә башлана.