Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин стелласына чәчәкләр салдылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 79 ел тулу алдыннан, Бөгелмәдә - Газинур Гафиатуллин стелласы янында тантаналы митинг үткәрелде. Кадетлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, җирле хакимият вәкилләре, мәктәп укучылары янгын сүндерүче, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинны искә алдылар.

Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлыгы өчен сержант Газинур Гафиатуллин Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале белән бүләкләнде.

"Сержант Гафиятуллин - кызыл армия сугышчысы, татар халкының тугры улы, барлык халыкларның тормышы һәм бәхете өчен немец-фашист илбасарлары белән көрәшкән. Бүген аның истәлеге исән. Һәм мәңге яшәячәк!” - дип билгеләп үтте Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.
Чара бер минутлык тынлык һәм Герой Стенасына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International