Мәдәният учреждениеләре 9 майга Бөгелмә районында 100 дән артык чара әзерләгәннәр. Бу митинглар һәм чәчәкләр салу, концерт программалары һәм ветераннар ишегалларында "фронт бригадалары" чыгышлары.
Бөек Җиңү көне алдыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен күчмә концертлар уздыру күркәм традициягә әйләнде. Яше һәм сәламәтлеге аркасында барлык ветераннар да мәдәният учреждениеләрендә була алмый, шуңа күрә без ишегалларында шәхсән концертлар үткәрәбез, - дип шәрехләде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Гандалифә Талыйповна Кәримова өчен җырлар һәм котлаулар яңгырады. Импровизацияләнгән сәхнә аның йорты ишегалдында җәелдерелгән. Фронт бригадасында катнашучылар тыл хезмәтчәненә рәхмәт белдерделәр һәм бүләк тапшырдылар.