Халыкара гаилә көнендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Чуриковлар гаиләсендә булды.
Григорий белән Альбина биш кыз тәрбиялиләр. Олы кызым Юля Казан дәүләт энергетика университетында укый. Аня, Полина һәм Женя 7 нче гимназиягә йөриләр, йөзү, балет, шахмат һәм менталь арифметика белән шөгыльләнәләр. 4 ай элек гаиләдә бишенче кыз - Екатерина туды.
"Үз гаиләм һәм аның казанышлары белән бик горурланам. Минем хатыным - күп балалы әни генә түгел, йорт хуҗабикәсе, машина йөртүче, фиалкалар коллекционеры, эшләнмәләр җыючы, маркетплейс менеджеры да. Мин үзем "НТЭС" НПО да төп технолог булып эшлим, - дип сөйләде гаилә башлыгы.
Гаилә еш кына Уралга йөри. Чуриковлар сукмак һәм таулар буйлап йөрергә, матур фотосурәтләр ясарга һәм тәэсирле күренешләр белән сокланырга яраталар. Шулай ук ир белән хатынның икесе генә кече отпуск уздыру гадәте дә бар: Григорий белән Альбина бергә Россия төбәкләре башкаласына йөриләр.
Бәхетле гаилә - ул бик зур байлык. Сезгә мәхәббәт, гаилә бәхете һәм үзара аңлашу телим”, - диде Линар Закиров. Район башлыгы ата-аналарга ныклы тормыш позициясе һәм яшь буынга лаеклы тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде.