Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова Чернышевларны - Зеленая Роща авылыннанТрифон Игнатьевич һәм Тамара Филипповнаны өйләнешүләренә 67 ел тулу белән котлады.
"Сезнең ныклы союзыгыз - ризалык, ярдәм, сабырлык һәм аңлаудан башка мөмкин булмаган мәхәббәт үрнәге. Күпме еллар бергә - чын, нык мөнәсәбәтләрнең бөек үрнәге. Сезне һәрвакыт балалар, оныкларыгызның җылы игътибары чолгап алсын. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм озак бәхетле гомер телим”, - дип мөрәҗәгать итте Ольга Плеханова.
Традиция буенча, ир белән хатын Бөгелмә районының мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырды.