Бөгелмә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искә төшерә

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

20 майда 12сәг. 40мин.та Вахитов урамындагы 9нчы йорт каршында, Mitsubishi Pajero автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, РФ ПДД 14.1 пунктында юл бирмәгән һәм балигъ булмаган җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 2015 ел кыз алынган җәрәхәтләре белән Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатыла, ә аннары Казан шәһәре Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрелә. Хәзерге вакытта кызның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Кадерле бөгелмәлеләр! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз, игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Имин юллар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International