Бөгелмәдә юл хәрәкәте иминлеге турында

2024 елның 4 июне, сишәмбе

23 майдан 1 июньгә кадәр “Каршы полоса оператив-профилактик чарасы барышында Бөгелмәдә каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 12 тәртип бозучы ачыкланды. Авто йөтучеләренә административ беркетмәләр төзелде. Әлеге профилактик чара каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл өлеше ягына чыгу сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән.

3 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмәдә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кеше үлгән һәм 3 кеше яраланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International