«КАИ ОЛИМП» спорт комплексында «Өченче яшь» Х республика пенсионерлар Спартакиадасының финал ярышлары узды. Оештыручылар - Татарстан Спорт министрлыгы һәм Россия пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге.
Россия пенсионерлары союзы вәкилләреннән Бөгелмә командасы барлык спорт төрләрендә катнашты: дартс, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика 2.5 км дистанциядә, ату. Моннан тыш, катнашучылар катнаш эстафетада ярыштылар, ГТО нормативларын үтәделәр.
Ядрә белән ату буенча беренче урынны бөгелмәле - Галина Шахматова алды. Йөзү буенча иң көчлеләр рәтенә Владислав Киселев 3 нче урынны яулады. Җиңүче ир-атлар арасында - Айсатулла Хисмәтуллин - 3 урын, дартс. Гомуми команда зачетында Бөгелмә спортчылары 10 урынны яулады.
Спартакиада югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар энергия, позитив һәм яхшы кәеф белән тәэмин ителде.