Президент Владимир Путин карары буенча 2024 елда Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Илдә күп балалы гаиләләр саны соңгы елларда 26% ка арткан. Гаиләгә бәйле рәвештә Гаиләләргә ярдәм итү темасы, аеруча күп балалы гаиләләргә дәүләт өчен өстенлекле тема булды һәм булып калачак. Гаиләләргә Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган "Демография" илкүләм проекты да ярдәм итә.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Андреева әйтүенчә, Бөгелмәдә 1071 күп балалы гаилә бар. Күпбалалы гаилә дип өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаилә таныла, һәм аның статусы вакытсыз билгеләнә.
Бөгелмәнең социаль яклау бүлеге тарафыннан закон дәрәҗәсендә үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча планлы эш алып барыла. Беренче түләүләр инде билгеләнгән, эш дәвам итә.