Яңа автобуслар Бөгелмә урамнарына чыкты

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

2022 елда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Санкт-Петербургның фәнни-тикшеренү проект институты белән берлектә, Бөгелмә пассажир транспортының нәтиҗәле эш системасын транспорт моделен эшләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре башкарылган. Ул 4 маршруттан тора. Бу хакта Бөгелмә Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сөйләде.

Хәрәкәтле составны яңарту программасында катнашу кысаларында 14 яңа автобус сатып алынган. Автобусларны Бөгелмә буйлап маршрутларга чыгару шарты - аларны өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International