Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә тышкы мәгълүмат (басма продукция) урнаштыру урыннары билгеләнгән - бу мәгълүмати стендлар, махсус такталар, афиша тумбалары.
Әмма Бөгелмә шәһәре территориясендә җәмәгать урыннарында тышкы мәгълүмат чараларын санкцияләнмәгән килеш урнаштыру фактлары ачыклана. Еш кына күпфатирлы йортларның фасадлары, подъездлар, тукталыш павильоннары зыян күрә.
Закон таләпләрен бозган өчен 3.5 ст. нигезендә җаваплылык билгеләнә: «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының «Бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда вывескалар, белдерүләр, листовкалар һәм башка тышкы мәгълүмат урнаштыру» буенча.