Бөгелмәдә Сабан туе халык бәйрәме тематик мәйданчыклар ачты. Чараның хөрмәтле кунаклары - ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков һәм шәһәрнең мактаулы гражданины Борис Захаров.
Фермер хуҗалыклары, АПК предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим иттеләр - балык, бал, май, икмәк, сыр, йомырка, сөт һәм икмәк-күмәч ризыклары, карабодай, катнаш азык һәм башкалар. Бәйрәм кунаклары Татарстан халыкларының милли ризыкларының төрлелеген бәяләделәр, халык уеннарында һәм конкурсларында катнаштылар. Күргәзмәнең төп бизәге татар йорты булды - милли гореф-гадәтләр, йолалар һәм, әлбәттә инде, традицион ризыклар белән.
Быел Сабантуй йолдызлары Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Солтанова булды.