Бөгелмәдә юл хәрәкәте иминлеге айлыгы игълан ителде

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районында 3 июньнән 2 июльгә кадәр “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм” дигән юл хәрәкәте иминлеге айлыгы игълан ителде. Бу хакта атналык киңәшмә барышында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, предприятиеләрнең хезмәт коллективларында, гражданнар җыеннарында, автомәктәпләрдә җәмәгать оешмалары, дәүләт автоинспекциясе инспекторлары, “БДД” ДБУ вәкилләре, БДД һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында юлларда куркынычсызлыкны пропагандалау буенча чаралар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International