Бөгелмә мэриясендә социаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде. 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелде. Атналык киңәшмәдә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча белгече Наталья Разумова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Бөгелмә районы башлыгының Мактау грамотасын Татьяна Шакирҗанова алды.
Намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Любовь Гаврилова бүләкләнде.
Котлыйбыз!