10 июньдә «Бөгелмә газетасы» һәм «Бөгелмә авазы» район басмаларына 2024 елның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы башланды. Бу хакта атналык киңәшмә барышында Линар Закиров сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар һәм 2025 елда Рәис сайлаулары уңаеннан газеталар сайлаучыларга мәгълүмат бирү буенча мөһим функция башкара.
Шәһәр башлыгы хезмәт коллективларында район газеталарына язылу оештыру кирәклеге турында хәбәр итте. Беренче чиратта, социаль яклауга мохтаҗ булган хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, инвалидларны җирле газетага язылу белән тәэмин итәргә.
20 июньгә кадәр язылуны почта бүлекчәләрендә, почтальоннар һәм онлайн йортлар аша ташламалы киметелгән бәядән рәсмиләштерергә була: Россия почтасы сайтында һәм ТР Дәүләт хезмәте аша.
Иң отышлы вариант - район газеталары редакциясендә - Бөгелмә шәһәре, Гафиатуллин урамы, 17 адресы буенча.