Бөгелмә сулыкларында профилактик рейдлар уза

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Бөгелмә халкы су янында ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә сорыйлар.

Һава шартлары эсселәнү белән Бөгелмәдә су янында ял иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә сорыйлар. Административ-техник инспекция хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әзерләнмәгән һәм яраксыз урыннарда коену тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин, дип искә төшерә.
 
Мондый урыннарда очлы ташлар, куркыныч металл предметлар һәм пыяла булырга мөмкин. Моннан тыш, тирәнлек кинәт үзгәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International