Дөньяда иң мәрхәмәтле эш - Бөгелмәдә табибларны хөрмәтләделәр

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасын Бөгелмәдә уздырдылар.

Сабантуй аланына Бөгелмә үзәк хастаханәсенең сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре, табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, лаборантлар һәм башка хезмәткәрләр җыелды.

Бөгелмә мэры Линар Закиров медикларны котлады һәм сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул медицина хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм медицинада очраклы кешеләр булмый, дип билгеләп үтте.

Күпьеллык хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын балалар хастаханәсе поликлиникасы профилактикалау бүлеге мөдире Елена Архаровага тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International