Җәйге чорда гадәттәгечә үләннәрне чаптыралар. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәр территориясендә дә, ишегалларында да эшләрне көчәйтергә кушты.
«Мин көн саен шәһәр буйлап йөрим, әлегә печән чабу мәсьәләләре бар. Эшне көчәйтергә кирәк. Бу янгын куркынычсызлыгы күзлегеннән генә мөһим түгел. Көн саен диярлек миңа халыктан җыелмаган ишегалларына һәм үләннәргә шикаятьләр килә. Без мондый гаризаларны оператив рәвештә эшкәртергә генә түгел, аларны кисәтергә дә тиешбез, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта 10 мең квадрат метрдан артык үлән чабылган. 15 бер. техника җәлеп ителде.