22 июньдә 04.00 сәгатьтә Бөгелмәдә «Мәңгелек дан» мемориалы янында Хәтер һәм кайгы көнендә ел саен үткәрелә торган «Хәтер шәме» акциясе була.
Бөек Ватан сугышы башланган истәлекле дата көнендә без Ватаныбызны яклаган ватандашларыбызны искә төшерәбез. 3 ел һәм 10 ай, 1418 көн һәм төн, барлык авырлыкларга һәм мохтаҗлыкларга карамастан, безнең бабаларыбыз бу куркыныч сугыш Җиңү белән тәмамлансын өчен бөтен көчләрен куеп эшләделәр.
Җыелу 03:40. Үзең белән шәм һәм чәчәкләр алып килергә тәкъдим ителә.
Мәскәү вакыты буенча 12:15 сәгатьтә бөтен Россия буенча Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итәчәкләр.
Бөгелмә муниципаль районыннан гына да фронтка 15 меңгә якын кеше киткән. Өенә кайтмаучылар - һәр өченчесе.