Бөгелмәдә ОРВИ авыруы бер атна эчендә кимеде

2024 елның 25 июне, сишәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге узган атнада Бөгелмәдә 55 ОРВИ очрагы теркәлүе турында хәбәр итә.

Авыру күләме 20,3% ка кимегән. ОРВИ авыруы балалар арасында узган атнада 40 очрак тәшкил иткән, бу алдагы атна белән чагыштырганда 27,3%ка түбәнрәк.  

Шулай ук хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуының 2 очрагы, коронавирус белән йогышлы авыруның 2 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланган. Барлык пациентлар да медицина күзәтүе астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International