Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Өч көн дәвамында, 4, 5 һәм 6 июльдә, Татарстанда көндез урыны белән + 37 градус эсселек көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шторм кисәтүе таратты.

Бүген республикада һава температурасы +36 градуска кадәр була. Метеорологлар белдерүенчә, июль башы төбәктә нормадан 4 градуска җылырак дип фаразлана.

Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге штром кисәтүе игълан иткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International