Бөгелмә районының Спас авыл җирлеге халкы 2022 елда ук үзара салым программасында катнашырга карар кылды. Җирлекнең ике торак пунктында - Спас һәм Ефановка авылында халык 220 мең сумнан артык акча җыйган. Гомумән алганда, Татарстан Республикасыннан финанслауны исәпкә алып - 1 млн 119 мең сум акча кертелгән. Җирлек башлыгы Алексей Мухалев билгеләп үткәнчә, үзара салым программасы кысаларында җирлек әле андый күләмдә финанслау алмаган.
Программа ярдәмендә авылларда Спас авылының керү стеласын реконструкцияләү башкарылган һәм Ефановка авылына яңа керү юлы урнаштырылган. Моннан тыш, навигация элементлары - йортларның адреслы табличкалары һәм урамнарның күрсәткечләре әзерләнгән.