Кешеләрнең үлеменә куркыныч тудыручы шартлау, ут төртү яки башка гамәлләр турында ялган хәбәр, шактый мөлкәти зыян китерү яки хулиганлык ниятеннән кылынган башка иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләргә ирешү, - ике йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр, яки бер елдан алып унсигез айга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яки иреген өч елга кадәр чикләү, яки ике елдан алып өч елга кадәр срокка мәҗбүр итү эшләре белән җәзалана.