Контракт төзү өчен Бөгелмә хәрби комиссариатына башка төбәкләрдән - Оренбург, Самара өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан кешеләр мөрәҗәгать итә. Контрактны шулай ук чит ил гражданнары да төзи. Алар өчен мәҗбүри шарт - Россия территориясендә законлы нигездә булу. Контракт тәмамланганнан соң, чит ил кешеләре гадиләштерелгән схема буенча РФ гражданлыгын ала алачак.
Хәзер контракт хезмәте шартлары потенциаль сугышчылар өчен тагын да яхшы булды. Татарстанда бер тапкыр бирелә торган 1,5 млн сум акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан һәм югарырак түлиләр. Югары түләүләрне 2024 елның июнь-июлендә алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат - 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча.