Бөгелмә шәһәренең “Ялкын” социаль приютында Рәсәй десантниклары Союзының җирле бүлеге белән берлектә Торналар бәйрәме узды. Илебездә бу көн 22 октябрь көнне билгеләп узыла. Бәйрәмнең инициаторы Дагестан халык поэты Рәсүл Гамзатов. Нәкъ менә ул “Торналар” шигырен язган.
Ак Торналар бәйрәме илдә булган барлык сугышларда вафат булган солдатлар хәтер көненә карата барлыкка килгән. Ул безнең халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда ярдәм итә. “Ялкын”да да төрле милләт, һөнәр вәкилләрен, кечесен һәм олысын җыйды. Барсы да тиз арада уртак тел таптылар. Р.Гамзатов поэзиясен яратып тыңладылар, Кызыксыну белән уеннарда катнаштылар, хәтта армрестлингта да ярыштылар.
Егетләргә армиягә үзеңне ничек әзерләргә кирәклеге турында практик киңәшләр бирделәр,. Аңа спорт, белемнең дә ярдәме турында да әйтелде.
“Ялкынлылар” өчен алар – чын погонлы ир-атлар, Ватанны Саклаучылар. Шулай да бик ягымлылар, нечкә күңеллеләр. Алар, балалар кебек кечкенә сюрпризларга да куаналар. “Ялкынчылар” аларга торна-оригамие бүләк иттеләр. Чөнки ул кош - кешеләрне берләштерә.