Кунак булсаң, тыйнак бул!

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
23 октябрь көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелегендә, милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.

     Киңәшмә эшенең башында җыелуның сәбәбе илебезнең төрле почмакларында булган фаҗигале хәлләр белән бәйле булмавы ассызыкланды, ягъни әлеге очрашу план нигезендә үткәрелде. Киләчәктә мондый очрашуларның даими үткәреләчәге дә искәртелде.
     Бөгелмә шәһәре һәм районында 60ка якын милләт вәкилләре бергәләп гомер кичерә. Алар арасында милли һәм дини нигездә җитди каршылыклар юк дияргә була. Әмма әлеге мәсьәләләрдә кечкенә генә ялгышлык та аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, чөнки кешенең нәкъ менә милли һәм дини хисләренә кагылганда, моңа аз гына этәргеч, ягъни провокация булганда, фаҗигале хәлләр үзен озак көттермәячәк.
     Татарстан халыклары ассамблеясе Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Ирина Миргалиева шәһәр һәм районда 56 төрле милләт вәкилләре яшәве, алар арасында хәл ителмәслек каршылыклы хәлләрнең булмавы һәм агымдагы елда әлеге уңайдан башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәдәният, яшьләр, спорт һәм туризм бүлекләре белән берлектә үткәрелгән чаралар да санап үтелде. Әлеге максаттан эшләнәсе эшләр, аларга бигрәк тә яшьләрне җәлеп итү бурычы көн кадагында торганлыгы ассызыкланды.
     Федераль миграция хезмәтенең Бөгелмә бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Подгорнова шәһәр һәм районга килүчеләрнең географиясенә тукталды. Нигездә, безгә килүчеләр БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге) республикаларыннан: азәрбайҗан, әрмән, үзбәк, казакъ һәм башка милләт вәкилләреннән тора. Алар күбрәк Бөгелмәгә киләләр, районда исә Кодаш, Кече Бөгелмә, Татар Димскәе һәм башка авылларда тукталалар, шунда төпләнәләр икән. Килүчеләр  тарафыннан 434 тапкыр төрле хокук бозулар булган, аларның күбесенә административ җаваплылык каралган.
      Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов килүчеләр тарафыннан шәһәр  һәм районда законнарның яз көне, мигрантлар күпләп агылган чагында хокук бозуларның артуы күзәтелүен һәм мондый хәлне булдырмау өчен автономия җитәкчеләренә полиция һәм миграция хезмәте вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләү кирәклеген әйтте.Шуннан соң милли-мәдәни автономия җитәкчеләренә сүз бирелде. Азәрбайҗан диаспорасы җитәкчесе Мирҗәфәр Багиров үзенең кардәшләре белән җыелып, аралашу өчен бина булмавын җиткерде. Төрле бәйрәм чараларын, җыелышларны алар төрле кафеларда уздыралар икән. Ул җирле хакимият башлыгыннан әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген сорады. Аның хезмәттәше – үзбәк милли-мәдәни автономия җитәкчесе Сабир Кылычов, җирле казаклар оешмасы башлыгы Павел Абрамов та әлеге үтенечне хуплап чыктылар. Бөгелмә шәһәре мэры И. Касыймов якын арада әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеләсен белдерде.
       Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев шәһәр-районга эшләргә һәм яшәргә килүчеләрнең республика законнарын хөрмәт итәргә, нигездә, “ТР Дәүләт телләре һәм башка халыклар телләре турында”гы Законны өлге итеп алырга тиешлеген җиткерде. Бары тик шулай булганда, республикадагы ике дәүләт теле дә киң, тигез кулланылганда гына милләтләр арасындагы татулык тулы канлы була алганлыгын да әйтте ул.Бөгелмә рус җәмгыяте җитәкчесе Владимир Миняев исә килгән мигрантларның күпчелегенең төзелеш өлкәсендә көч түккәнен җиткерде. Шул уңайдан, яңа эш сезоны башланыр алдыннан төзелеш компанияләре, төзүчеләрнең җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү кирәклеген әйтте. Үпкә сүзләрен дә җиткерде ул. Баксаң, Заречная урамындагы чишмәгә христиан динендәгеләргә бәйрәмнәре вакытында су коену өчен купель куюга халык каршы чыккан икән. Аннан соң үзәк паркта урын алган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗат иткән персонаж, балаларның яраткан әкият герое –  Шүрәле сыны да аларның тынычлыгын алган, аны башка урынга күчерүне таләп иткән хатлар инде кайда гына җибәрелмәгән икән. Менә шулай, җәмәгать, инде биш гасырга якын янәшә, бергә яшәүгә дә карамастан, Илаһыбыз бүләге – чишмәгә дә бер генә конфессия вәкилләренең символын /тәре/  куюны таләп итүләр дә, әкият геройларына каршы да, ни кызганыч, эш алып барыла әле бүген...
     Киңәшмә эшен БМР башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов: “Кунак булсаң, тыйнак бул”, – дигән татар халык әйтеме белән йомгаклады. Киләсе очрашуның декабрь аенда буласы тәгаенләнде.
                               Сирин МӨСӘГЫЙТОВ
"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International