Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Бөгелмә муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Геральдика
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе
Депутатлар
Унитар муниципаль предприятияләр
Мактаулы гражданнар
Район картасы
Район тормышы
Районның хезмәтләре һәм оешмалары
Планнар һәм программалар
Муниципаль заказ
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Иҗтимагый совет
Бөгелмә шәһәренә рәхим итегез!
Рәсми мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Муниципаль район Советы карарлары
Шәһәр Советы карарлары
Башлык карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларының архивы
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Портал материалларын куллану кагыйдәләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Газеталар
Сораштыру
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Гариза формалары
Электрон кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Халык контроле
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлекчәсе
Справочная информация
Элемтә өчен мәгълүмат
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Бөгелмә муниципаль районы
Әскәр батыр
2014 елның 13 июне, җомга
Дәүләтебезнең таҗы булган олы йолабызны, барыбыз бертуган кебек, бергә кушылып башкардык.
Беренчедән, мәйданда мөселман рухына тап төшерерлек нәрсәләр сатылмады, икенчедән, урман аланнарында чатырлардан күләгәле кәрвансарайлар корылып, халык өчен зур кадер-хөрмәт булды, өченчедән, мәдәният учаклары һәм сәүдә предприятиеләре безнең күңелебезне күрер өченнык тырышты. Ел әйләнәсендә үткәрелә торган олы-олы бәйрәмнәрдән күкрәгебездән чыккан иң газизе – Сабан туе, шуңа күрә туган- үскән йортыбыз җитәкчеләренең, уртак сәрмаяга химая иткән предприятие башлыкларының һәм эшмәкәрләрнең шуны аңлап эш итүенә без мең мәртәбә тугрылык китерәбез.
Әллә Сабан туйлары елдан-ел матуррак үтә, әллә без олыгаябыз да, безгә шулай тоела гына микән? Мөгаен, соңгысыдыр. Чөнки мәйданда халык та әллә ни күп түгел иде бугай... Шулай да ифрат ямьле үтте быелгы Сабан туе. Һай! Һәр мизгеле сагынып сөйләрлек булды. Хәлбуки, башка еллар ара-
сында ул балкып янды. Чөнки быелгы Сабан туе мәй- данына Татарстан Көрәш федерациясе хөкем итте. Ниһаять, шуның кадәр дә көттереп, федерация дигән бу якты Кояш тәүге мәртәбә безнең Бөгелмә йортына бакты. Һәм үзенең гаделлеген нурлардай сипте. Казаннан килгән өч арбитрның шәрәфе белән, гәрчә урау юллардан йөреп, бераз арып килгән булсалар да, һәр алыш энәсеннән җебенә кадәр йоланы тотып, җитез башкарылды. Аларны чакыру мәртәбәсен милләтебез кызы Ләйсән Гайфуллинадан күрдек. Олы кунаклардан тагын Татарстанның атказанган артисткасы, моңлы сандугач Бәширә Насыйрова чакырылган иде.
Келәмгә иң беренче булыпвак кына бала-чага тәгәрәде. Яшь токымның ташып торганкөрәш энергиясен күргәндә, йөрәгебездән милли хисләр сызылып-сызлап тамды. Россия Федерациясе спорт хөкемдары категориясенә ия, үзе дә көрәшче, “Көрәш” федерациясе президиумы вәкиле Атлас Гафиятов (астагы рәсемдә уңнан беренче) баш хөкемдар вазифасын башкарды (шулай ук Казан кунаклары, Татарстан категорияле спорт арбитрлары – Рөстәм Гыйбадуллин һәм Әнис Миндубаев аңа урынбасарлык иттеләр). Һәр батыр, келәмгә басканда, аннан чиксез риза һәм канәгать булып басты. Ак сөлге, ата-бабада ничек пакьлек һәм тугры хөкем билгесе булса, бүген дә шулай булды. Абсолют батырны билгеләү сәгате килеп җиткәч, хөкемдар гомуммәйдан микрофонын үз кулына алды һәм шуның белән йөрәгебез тынды. Аның соңгы сүзе әйтелгәнче, бер күз, бер колак булып көрәшне карадык, аның каршында сәхнәдәге тамаша туктатылды. Дүртенче ел рәттән баш батыр булып, үлчәме 90 килодан арткан тиңдәшсез баһадир, грек-рим көрәше спорт мастеры Әскәр Сафин калды. Тәкәне иңнәренә салып, ул, төрки гадәтенчә, Җиһанны буйлаган Кояш әйләнешен ике тапкыр кабатлады. Динар Ямалов (90
кг), Ленар Ямалов (80 кг), Эльмир Абдуллаев, Вадим Иванов, Павел Шипилов (70әр кг), Богдан Буслаев (60 кг), Владислав Косолапов (50 кг) – һәркайсы үз үлчәмнәрендә баһадир булуларын расладылар. Болар арасыннан арысландай җитез алышны 80 – 90 килолы үлчәмдә күрдек. Таулар ишәрлек бу яшь үлчәмдә көндәшлек барыннан да гайрәтлерәк булып, мавык- тыргыч оста барды, шуңа күрә җиңү авыр, әмма алкышлы булды. Илдус Әсгать улы батыр- ларны җылы итеп, кул биреп, тәбрикләде.
Без чиксез бәхетле: татар егетләре арасында батыр калу яңадан зур абруйга әверелде. “Яшьләр арасында бик өметле батырлар күренә, Бөгелмә Татарстан чемпионатларында активрак катнашырга тиеш”, – дип, баш хөкемдар безгә аваздаш. Карчыгадай дигән, һай, гаярь кош Кош кундырмас, бәгърем, тирәккә. И газиз Сабан туе! Бар дөнья халыклары мәдәниятендә юк сиңа тиң бәйрәм. Күпме илләр гиздем, күпме халыкларның Иван Купала, Чәчәкләр бәйрәмендә, гүзәл Сакура коелган бәйрәмнәрдә булдым, әмма мондый киң эчтәлекле, кодрәтле каһарманнар йоласын, зәңгәр күктә күгәрченнәр булып җилпенгән ак сөлгеле аланнарны, гадел хөкем мәйданнарын күргәнем булмады. Күпме йолалар өйрәнеп, мондый тирән вә борынгы йоланы өйрәнгәнем булмады. Әйтерсең, бер мәйданга дөнья халыкларының бөтен гүзәл бәйрәме сыйган. Башта мәйданга чәчәк төсле киенгән балалар сибелде, милли киемнәрдән җырлы-биюле уеннар күрсәтелде– бусы славяннарның Иван Ку п а л ас ы, ру м ын н а р н ың “Мерцишор”ы, латышларның “Лиго”сы, болгарларның Розалар бәйрәме. Аннары атлар томырылды. Бусы – казакъларның Алтын байрагы, төрекмәннәрнең “Бә- дәү”ләре, Англиянең җигүле ат чабышлары! Белорусларның Җир куе- нын сабан ярган, тәүге бу-разна бәйрәме – “Дажинки”е. Көнчыгыш славяннарның яңа он капчыкларын уйнаткан “Млын”ы.
Бу халыкларда бу бәйрәмнәр шул көе матур, аларның идеясе шул көе тәмам. Әмма безнең Сабан туе әле моның белән генә тәмам түгел, бу тамаша-
лар аның олуг мәгънәсенең әле яртысын да ачмый. Аның әле ак ярлары балкыган изге Мәйданы бар! Менә төркинең җан аткан, төрки кандагы батырлыкны, ил эченнән бу елны буй җиткән яшь токымны сайлап, сылу-сөлек атларны фаш итеп, ыруларга сөрән салган, кыш буена томырылып яу чапканнан соң хуш сәйраннарга чыгып, изге Күкләрне кочкан олы туе! Менә ул бу язны төрки йортка килен булып төшкән асылкарлыгачларны, алар чиккән сөлгеләрне бар җиһанга хәйран итү бәйрәме! Ак нияттән үрелгәнсең – и мөкатдәс Сабан туе!
Халык аңының иң югары ноктасы, аның үсешенең иң югары билгесе – төркидә акчага көрәшү дәрәҗәле түгел, төрки һәрчак ак сөлгене хак куя. Ак бәкәлле чабышкылар, ефәктәй суырылып, мәйдан тоттылар: гомердә булмаганны, җәмгысе – 41әү! Тулпар канатлар эченә сеңгән яшь җайдаклар иң ләззәтле бәйге рухында, сулардагы кондыз кебек, йөзделәр. Саф токымлы аргамаккайлар, ниһаять, ике аран арасында торудан азат булып, киң күкрәккәйләре белән иркен һаваларны ярдылар.
Һай, йомылып ук атың чапкан чакта, Тезгеннәрен тотма, буш җибәр... Халыкта дәүләт шуның кадәр мул ки, чабышкыларның күбесе сабан эшләренә бөтенләй катнашмый. Менә нинди хозурга шаһит булдык без! Ай-ли! Буйгынае моң гына...
Җигүле атлар барысы тиң диярлек килеп, алай да Ключида ишекләр фабрикасын тоткан Альберт Кадыйровның “Фир” исемле аргамагы, 55 яшьлек тәҗрибәле җайдак Василий Федченко әйдәвендә, озын-озак бер секундка алдырды. Кунаклар арасыннан Баулы егете Илдус Шәрәбдуллин “Пейсчип” исемле атында (токымлы атларның исеме, нәсел җебен күрсәтеп, бер хәрефе атадан, бер хәрефе әнкә исеменнән алынган була, шуңа сәер яңгырый) малик булды. Саф токымлы тулпарлар арасында Ленар Сиргатинның (Уфа) “Раушан” исемле ак бәкәлле туры аткае язгы көндәй озын 1 600 метрлы дистанцияне ике кат иңләп, 3 минутлык вакыт рекордын куйды. Саф токымлы нәфис аткайлар мондый ерак араларга ярашмаган булып, 8 атның алтысы гына финишка җитте. Алай да, бар 41е дә кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Катнашкан һәр атка ел саен кыйммәтле бүләк әзерләп,
Бөгелмә якын-тирә районнар арасында күптәннән яхшы исем алды. Шуның өчен малкайлар, чакрымнарны машиналарда кичеп, килгәннәр иде. Җайдакларның иң олысы Минзәки абыйга (Исаководан) – 60, ә Лениногорск егетенә 12 яшь иде.
Башка милләт халыклары безнең янда олы туйга чакырылган тыйнак кунак сыман хис итте. Үз мисалымда гына “у татар красивый праздник” дигән сүзләрне ике тапкыр ишеттем. Бу урында без азатлык өчен көрәш башлаган 90 нчы еллардан алып, бу көннәргәчә аңлату эшләре алып барган, газеталарда күп язган, җан аткан милләтчеләребезгә (исәннәргә һәм мәрхүмнәргә) мөкиббән. Китми күңелемнән минем һичбер сөекле илкәем; Анда сөйгән газиз халкым, анда сөйгән әнкәем.
Инде без шундый биеклеккә күтәрелдек, Сабан туе хәзер халыклар арасындагы дуслык бәйрәме түгел, ә саф безнеңчә, татар бәйрәме.
"Бөгелмә авазы"
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
июль, 2024 ел
ОРВИ авыруы, хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынулары, СОVID-19
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында 56 очрак теркәлгән, узган атнада ОРВИ белән авыручыларның 54 очрагы теркәлгән.
Татарстанда 3 мең булачак әни бердәм пособие ала
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала.
17
июль, 2024 ел
ОРВИ авыруы, хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынулары, СОVID-19
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында ОРВИ белән авыручыларның 54 очрагы теркәлгән, узган атнада ОРВИ белән авыручыларның 50 очрагы теркәлгән. Авыру 7,9% ка арткан.
Ел башыннан Татарстанда 2 мең чамасы гаилә кредит учреждениеләрендә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга куллану турында гариза бирде
2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап , турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз