Яңа ел чыршылары шәһәребезнең ун урынында сатылачак

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Быел Яңа ел чыршылары шәһәребезнең ун урынында сатылачак. 2003 елның 6 ноябрендә чыккан “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 нче номерлы Законга таянып һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә, 2014 ел ахырында Яңа ел чыршылары сату өчен махсус урыннар билгеләнде. Бөгелмәләр быел бәйрәм чыршысын түбәндәге нокталарда сайлап ала алачак:

“Ателье мод” ҖЧҖ янында (Бауман урамы, 6);

Яшьләр сарае каршындагы фонтан янында (Ненастин урамы);

“Оптовик” ҖЧҖ, “Эссен” сәүдә йорты (Ленин урамы, 145);

Элекке район мәдәният йорты бинасы янында (Горький урамы, 12);

Автостанция янында (Казан һәм Герцен урамнары чатында);

Техника йорты территориясендә (М. Җәлил урамы, 31, Гафиятуллин урамы яклап);

“Подстанция” микрорайонында (Матросов урамы, 6, “Изобилие” кибете каршында);

“СУ-2” микрорайонында (Дзержинский урамы, 9);

“Агроторг” ҖЧҖ, “Пятёрочка+” кибете (Циолковский урамы, 2);

“Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ (Парк урамы, 2).

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә, сәүдә урынында оешманың оештыру-хокукый формасы күрсәтелгән юридик адресы,  чыршыларның бәясе язылган; сатып алучыларга карап-сайлап алу мөмкинлеге тудырылган булырга тиеш.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International