Хәйрия марафоны дәвам итә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бөгелмәдә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, хәйрия марафоны старт алды.
      Беренче чара 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында узды. Биредә мәдәният хезмәт-кәрләре ярдәме белән әзерләнгән зур фестиваль барышында барлыгы 30 мең сумнан артык акча тупланды. (Газетаны басарга әзерләп бетергәндә алынган мәгълүматларга караганда, җыелган акча күләме 83 мең сумнан арткан). Ул акчалар җирле инвалидларның кичектергесез хаҗәтләре өчен тотылачак. “Шәфкатьле-лек” фондына акча күчерүче-ләр арасында муниципалитет вәкилләре, барлык төр оешма-предприятиеләр, бюджет уч-реждениеләре җитәкчеләре, авыл берәмлекләре башлыклары бар.
      Мөмкинлекләре чикле ке-шеләрнең иҗат фестивален ачып җибәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гайфуллина игелек-ле эшләрне елга бер мәртәбә генә түгел, ә даими башкарырга һәм моны йөрәк кушуы буенча эшләргә кирәклеген әйтте.
Бүген Бөгелмә районында мөмкинлекләре чикле 7 828 кеше яши, шуларның 336сы балалар. Шәһәрдә коррекция мәктәбе, “Яңарыш” тернәклән-дерү үзәге эшли, инвалидлар җәмгыяте бар. Л. Гайфуллина шулай ук “Уңайлы мохит” дип атала торган республика программасын гамәлгә ашыру өчен быел 14 миллион сум акча бүленүен дә билгеләп узды.
      Исегезгә төшерәбез, “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) фондына акча туплау максатыннан уздырыла торган мондый хәйрия марафоннары мөмкинлекләре чикле кешеләргә, аз тәэмин ителгән гаи-ләләргә, мохтаҗларга өстә-мә социаль ярдәм күрсәтү нияте белән ел саен үткәрелә һәм бу юлда хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләре тырышлыгын берләштерүне күз-дә тота. Чарада шулай ук игелек кылырга теләгән аерым гражданнар да катнаша ала. Марафон әле дәвам итә. Димәк, предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм районда яшәүче-ләр “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) фондының исәп-хи-сап счётына акча күчереп, инвалидларга ярдәм күрсәтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International